Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков быелгы язгы өмәнең 24 апрельгә билгеләнгәнен әйтте. Өмәләр республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә узачак.
«Кар эреп беткәч, кыш буе җыелган чүп-чарларны җыю өчен өмәләр оештырачакбыз. Әлегә өмәне 24 апрельдә үткәрергә ниятлибез. Әмма барысы да һава торышына һәм карның кайчан җебеп бетәсенә бәйле», — диде министр журналистлар белән очрашуда.
Александр Шадриков сүзләренчә, Казанда җыештыру эшләрен апрельнең соңгы шимбәсендә үткәрү планлаштырыла.
Тулаем алганда, быел Татарстанда узачак өмәләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашуы көтелә.
1 апрель көнне республикада санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2021» акциясе башланып китәчәк.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/tatarstanda-yazgy-m-tkr-kne-bilgele-buldy