Күпбалалы әниләр пенсия мәсьәләсе буенча алдан ук ПФРга мөрәҗәгать итә ала

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Клиент хезмәте (бүлек хокукларында) Әгерҗе районында күп балалы әниләрнең, элеккеге кебек үк, 50 яшендә пенсиягә чыгачакларын искә төшерә. Документларны алдан бәяләү һәм пенсияне вакытыннан алда билгеләү хокукын алдан бәяләү өчен Пенсия фондына пенсиягә чыгу фаразланган датага кадәр бер ел кала мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу билгеләнгәндә шулай ук уллыкка алынган балалар да исәпкә алына. 

Исегезгә төшерәбез, өч бала булса, хатын-кыз 57 яшьтә - яңа пенсия яшеннән өч елга алданрак пенсиягә чыгарга мөмкин. Әгәр аның дүрт баласы булса, ул 56 яшендә, дүрт елга алданрак лаеклы ялга китә ала. Шул ук вакытта пенсия элеккечә биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызларга вакытыннан алда билгеләнә. 

Контакт-үзәк Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегендә  8 800 600 357 Алдан язылу өчен телефон (85551)2-30-95

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International