Чәршәмбе көнне “Әгерҗе радиосы“нда беренче тапкыр район башкарма комитеты җитәкчесенең инфрастуктур үсеш буенча урынбасары туры эфирда чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, Илшат ШӘМСЕТДИНОВ районда торак һәм социаль объектлар төзелеше, аларны капиталь төзекләндерү, шәһәр һәм авыл территорияләрен тәртипкә китерү мәсьәләләре буенча җаваплы.
– Шәһәрдәге 900 гектар мәйдан җирнең су басу зонасына эләгүе мәгълүм. Әлеге участокта торак төзелеше дә тоткарлана. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
– Шәһәрдәге 1 млн 209 квадрат метр мәйдан җирнең су басу зонасына керүе кадастр бәясе бирелгәннән соң мәгълүм булды. Биредә, чыннан да, грунт суларының биеклеге югары. Әгерҗе елгасын капиталь чистарту өчен без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка гидрокорылма алу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Елга төбенә бик нык ләм утырган, елга юлы тарайган. Аны тирәнәйтү һәм киңәйтү эшләре алып барылачак. Шул рәвешле, астагы сулар үз урынын табар дип ышанабыз.
Интервьюны тулысынча газетабызның 14 санында укыгыз.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/ilshat-shmsetdinov-gere-elgasyn-tirnyt-m-kiyt-kzd-totyla