Әгерҗедәге һәр оешма-предприятиенең язгы һәм көзге өмәләр вакытында җыештыра торган үз участогы бар.
Санитар икеайлык барышында чәршәмбе, җомга көнәрендә һәр коллектив әлеге участокларга чыга.
“Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе коллективы елның-елында район Мәдәният сарае яны участогындагы паркны тәртипкә китерә. Быел да, әлеге традициягә тугры калып, җирләр кипшерә башлау белән хезмәткәрләр кулларына тырма-себерке алдылар. Узган елдан калган чүп тиз арада җыеп капчыкларга тутырылды. Ә аларны алып китү “Төзелеш идарәсе” предприятиесе карамагында.
– Җыештырылган участоклардан чүпне алып китү белән бернинди проблема юк. Моның өчен махсус техника тәгаенләнгән, – ди “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин.
Шәһәрдә мондый өмәләр әле дәвам итә. Алдагы атнада коллективларны “Орешник” ял паркы көтә. Биредә һәр коллектив үзенә бүлеп бирелгән аерым участокларда эшләячәк. “Әгерҗе хәбәрләре”нең дә үз участогы бар.
Әнә шулай уртак тырышлык белән шәһәр һәм авыл территорияләре җыештырыла. Максат бер – ямьле җәй җиткәнче, бар җирдә тәртип булырга тиеш. Ә аны булдыруга һәркем үз өлешен кертергә тырыша.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gere-khbrlre-gazetasy-redaktsiyase-kollektivy-md