Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген, 26 апрель - Радиацияле аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу халыкара көне. Чернобыльдагы совет АЭСында авариядән соң 35 ел узды. Еллар үтте, әмма шул коточкыч фаҗиганең кайтавазы әлегә кадәр яңгырый.

Радиация авариясен бетерүдә Әгерҗе районының 20 кешесе катнашты. Бу хакта истәлеккә Әгерҗедәге чернобыльчеләр һәм аларның тол хатыннары митингка яңа мемориаль комплекска килделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин, хәрби комиссар Илгиз Галиев 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарга тирән ихтирам белдерделәр.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү вакытында зыян күрүчеләр һәм батырлык белдергәннәр истәлегенә шәһәр халкы чернобыльчеләргә багышланган мемориалга чәчәкләр салды.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-pochtiili-pamyat-chernobyltsev

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International