28 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек сатып алучы һәм сатучы татарстанлылар өчен кайнар линия уздырачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

28 апрельдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек сатып алучы һәм сатучы татарстанлылар өчен кайнар линия уздырачак.

Быел күчемсез милек базарында башкарылучы килешүләр саны кинәт артты. Элегрәк без хәбәр иткәнчә, 2020 ел белән чагыштырганда, Татарстанда фатирларга, шәхси йортларга һәм җир участокларына ихтыяҗ 2,5 тапкырга арткан!

Шуңа бәйле рәвештә ведомстволар экспертлары гражданнарга сораулар барлыкка килгәндә кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә, анда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкин:

- күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә нинди документлар әзерләргә кирәк;

- сатып алу алдыннан күчемсез милекне ничек тикшерергә;

- сатучы белән сатып алучы арасында исәп-хисапны ничек дөрес башкарырга - хокукның күчүен теркәүгә кадәр яисә аннан соң;

- әгәр килешүдә балигъ булмаган зат катнашса, нишләргә;

- нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк;

- күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую үзенчәлекләре;

- электрон теркәлүдән ничек файдаланырга һәм электрон цифрлы имзаны кайда алырга.

Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

Шалтыратыгыз һәм үз сорауларыгызны бирегез.

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 - Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International