Май башында Әгерҗедәге парклар, скверлар һәм җәмәгать урыннары талпаннардан эшкәртелә башлаячак. Бу хакта районның Роспотребнадзор вәкилләре хәбәр итте, дип яза "Рәсми Әгерҗе" төркеме.
Һава торышына карап, майның беренче көннәрендә үк акарицидлы эшкәртү старт алачак.
- Эшләрнең дәвамлылыгы һава торышына бәйле булачак, әмма, узган еллар тәҗрибәсенә караганда, май уртасына эшкәртүне төгәлләргә тиешләр, - дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Табиблар сүзләренчә, талпан энцефалитыннан иң нәтиҗәле яклау булып прививка санала.
Ә талпан тешләмәсен өчен, катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәргә кирәк: урманга барып кайтканда максималь ябык кием кияргә, бөҗәкләрне куркыту өчен репеллентлар кулланырга, вакыт-вакыт кием һәм тиредә талпаннар булу-булмавын тикшерергә онытмагыз.
Талпан тешләгәндә кичекмәстән Әгерҗе үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итегез.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/parklar-m-skverlarny-talpannardan-eshkrt-bashlyylar