2 нче санлы мәктәптә кызыклы квест узды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

26 апрель- матур бәйрәмнәргә бай булып узды. Иртәдән кичкә кадәр сүзләребез дә, уйларыбыз да, хис- кичерешләребез дә гел Тукаебыз турында булды.

Шәһәребезнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Тукай иҗаты буенча 5а,б,в сыйныфлары арасында әти-әниләр һәм балалар белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче квест әзерләделәр.

Өч команда ярышып, көч сынаштылар, шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, биеделәр, җырладылар. Өй эше итеп бирелгән милли ризык, татар халкының иң күркәм ризыгы чәкчәкне төрле итеп, видео- презентация, шигъри формада да якладылар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/2-nche-sanly-mktpt-kyzykly-kvest-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International