2021 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә «iВолга» яшьләр форумы узачак

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә «iВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумы (алга таба - Форум) узачак.

Катнашырга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары чакырыла. Форум 2 000 кешене кабул итәргә планлаштыра. Катнашучылар 7 белем бирү сменасының берсен сайлап ала алалар: «Добролайф», «Яшәү урыны», «Минем бизнес», «Фән һәм технологияләр», «Киләчәк белән идарә ит», «ArtВолга» студентлар язы мәктәбе, «Практика» лабораториясенең Сменасы.

Форум программасы үз эченә, сменалардан белем алу блокларыннан тыш, 4 пар кертәчәк: беренче пар SoftSkills ны («йомшак» күнекмәләр) эшкәртүгә юнәлдереләчәк, икенче һәм өченче парлар белдерелгән модульләр буенча тренинг сменасы кысаларында үткәреләчәк, дүртенче пар белем бирү өлешләрен Open Space форматында уздыруны күздә тота, анда түбәндәге юнәлешләр кертеләчәк:иминлек, IT, экология, гаилә һәм аналар, социаль проектлау, КВН, сәламәт яшәү рәвеше, финанс грамоталылык, инклюзив шәһәрчек, киләчәк һөнәрләре, сәясәт һәм креатив индустрия.

Гадәттәгечә Форум кысаларында проектлар конкурсы узачак. Ул үз эченә берничә юнәлешне ала:

- Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы,

- Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның физик затлар арасында яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы.

Теркәлү 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашу өчен ivolgaforum.ru рәсми сайтында заявка бирергә, шулай ук "Россия яшьләре" АИСта теркәлү узарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International