24 апрель көнне Сарсак-Омга авылы халкы һәм лицей укучылары гомумроссия өмәсендә актив катнаштылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

24 апрель көнне Сарсак-Омга авылы халкы һәм лицей укучылары гомумроссия өмәсендә актив катнаштылар. Барлыгы 122 кеше җәмәгать эшләренә чыкты.  Ташландык өйләрне тәртипкә китерделәр, “Митина тау”, “Кабак”, Чаж елгасы яры, спорт стадионы. Чүп-чар җыйдык, узган елгы яфракларны, үләннәрне җыештырдык, өрәңге һәм тал куакларын кисеп алдык. Чараны авыл җирлеге депутатлары оештыра. Өмә бердәм һәм нәтиҗәле үтте, чөнки ул безнең авылны чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International