Пенсияне китерү турында гариза бирүнең нинди ысуллары бар?
- Кредит оешмасын алмаштыру өчен сезгә илтеп тапшыру турында гариза бирергә кирәк. Моны Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында (pfr.gov.ru) «Гражданның шәхси кабинеты» мәгълүмат системасы аша «Пенсия» бүлегендә эшләргә мөмкин - гариза бирергә: пенсияне илтеп җиткерү турында. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында расланган хисап язмасы булырга тиеш. Моннан тыш, яңа реквизитлар белән илтеп җиткерү турындагы гаризаны күпфункцияле үзәккә (МФЦ) бирергә мөмкин.