Инвалидлык буенча социаль пенсия алам һәм ике балигъ булмаган бала тәрбияләүдә торам. Пенсиягә өстәмә булганмы?
Инвалидларга пенсияләр гамәлдәге законнар нигезендә билгеләнә:
- «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә иминият пенсияләре билгеләнә. Инвалидлык буенча иминият пенсиясенең күләме, 2002 елның 01 гыйнварына кадәр стажын, хезмәт хакын, эшләгән өчен иминият кертемнәре суммасын исәпкә алып билгеләнә. 2002 елның 1 гыйнварыннан соң инвалидлык буенча иминият пенсиясен билгеләү белән бер үк вакытта, 400-ФЗ номерлы Законның 16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә иминият пенсиясенә теркәлгән түләү билгеләнә. 400-ФЗ номерлы Законның 17 статьясындагы 3 өлешендә гаиләнең хезмәткә сәләтсез әгъзалары булган затларга инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне арттыру каралган.
- «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» 2001 елның 15 декабрендәге 166-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә инвалидлык буенча социаль пенсияләр каты күләмдә, стажын һәм хезмәт хакын исәпкә алмыйча билгеләнә. Гаиләнең хезмәткә сәләтсез әгъзалары булган затларга инвалидлык буенча социаль пенсия күләмен арттыру 166-ФЗ номерлы Законда каралмаган. Әгәр сезгә инвалидлык буенча социаль пенсия түләнә икән, хезмәткә яраксыз гаилә әгъзасы булган очракта пенсияне арттыруга хокук юк.