Дүрт көнлек эш атнасына кайчан күчәрбез?

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Россиянең Иминлек советы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Медведев янә дүрт көнлек эш атнасы турындагы фикерен җиткерде.

Аның фикеренчә, дөнья инде шуңа таба бара. Медведев фикеренчә, Совет чорында асылда алты көнлек эш атнасы булган. Хәзер инде җитештерүчәнлек башкача, тормышта роботизация көчле, кешеләрнең дә буш вакытлары күбәйде дип саный ул.

Кызык, ил президенты Владимир Путин бу турыда ни уйлый икән?

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/drt-knlek-esh-atnasyna-kaychan-kchrbez

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International