Бүген безнең районда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча халыкара тарихи диктантны ике мәйданчыкта яздылар. Шәһәр халкы - 3нче мәктәптә, авыл халкы - Тирсә мәктәбе базасында.
Старт алдыннан концерт номерлары тәкъдим ителде, аларны мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре үзләре әзерләгән иде.
Җиңү диктантында Әгерҗе районында яшәүче 100дән артык кеше катнашты. Нигездә, мәктәп укучылары, әмма өлкәннәр дә бар иде.
Мәсәлән, кайбер укытучылар үз белемнәрен сынарга теләделәр. Район башлыгы Азат Вәлиев та актив агитаторлар арасында булды һәм диктантта шәхсән катнашты.
Шунысы куанычлы, кайбер укучылар Җиңү диктантында беренче тапкыр гына катнашмый инде.
Барлыгы 45 минут эчендә 25 биремне хәл итәргә кирәк иде.
Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә 2022 елда Мәскәүдә Җиңү Парадына билетлар бүләк итәчәкләр. Ә тагын офлайн тестының барлык 25 соравына дөрес җавап бирүче чыгарылыш сыйныф укучылары вузларга кергәндә өстәмә өстенлекләр алачак.
Тестлар нәтиҗәләрен диктантпобеда.рф сайтында белергә мөмкин булачак.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/rayon-bashlygy-i-diktanty-aktsiyasen-kushyldy