Эт тешләгән бала реанимациядә ята

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте Осиновода эт тешләгән баланың хәле турында хәбәр итте.

«Малайга операция ясадылар, ул хәзер реанимациядә, үз аңында. Хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кичә Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга сукбай эт һөҗүм иткән. Малайны авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Бу вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/et-teshlgn-bala-reanimatsiyad-yata

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International