20 апрельдә, Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче утырышы булды.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1) комиссияләр составын раслау турында;
2) 2021 елга план раслау турында;
3) Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисен яңадан сайлау турында.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Яшьләр парламенты рәисе итеп Трейдина Сара Михайловна сайланды. 2020 елның ноябреннән әлеге постны биләгән Станислав Никитин аны үз теләге белән калдырды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-yashlr-parlamenty-rise-saylandy