2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Закиров Әнвәр Фәрит улы гражданнарны уртак кабул итү планлаштырыла

2021 елның 30 апреле, җомга

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренең «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International