Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы булды. Киңәшмә Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә узды.
«Безнең эш төркеменә беркетелгән юнәлешләр буенча («Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтен арттыру» дәүләт программасы һәм «Энергетиканы үстерү» дәүләт программалары, Сәнәгатьне үстерү фонды белән үзара хезмәттәшлек) республика икътисадына биш ел эчендә 143 млрд сумнан артык җәлеп ителде. Федераль бюджет средстволары турыдан-туры республика предприятиеләре тарафыннан алынган. Әлеге субсидияләр Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитетында эшләнгән законнар һәм төзәтмәләр нәтиҗәсендә мөмкин булды ", - дип шәрехләде парламентарий.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында беркетелгән юнәлешләр буенча арадаш эшләргә йомгаклар ясалды, махсус инвестиция контрактлары төзү, импортны алыштыру буенча субсидияләр алу, республика предприятиеләренең Россия чыгышлы товарларны сатып алуны квоталау механизмында катнашу мәсьәләләре каралды, шулай ук Федераль Собраниегә Президент Юлламасын үтәү йөзеннән республикада газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.