«Старт» программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләренең нәтиҗәләрен кулланып, яңа продукция, технология яисә хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацион предприятиеләрнең яңаларын булдыруга һәм булганнарына ярдәм итүгә юнәлтелгән.
«Старт» программасы 2 этапта тормышка ашырыла: 1 нче этап - «Старт-1» конкурсы, 2 нче этап - «Старт-2» конкурсы.
«Старт-1» конкурсы буенча Фондның максималь күләме 3 млн сум тәшкил итә («Старт-2» конкурсы буенча - 7 млн сум, финанслау 50%тан да ким булмаган шарт белән). НИОКР үтәү срогы грант килешүе төзелгән көннән башлап 12 ай (2 этапта) тәшкил итә.
Гаризалар 2021 елның 21 апреленнән 2021 елның 31 маена кадәр Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: http://online.fasie.ru - барлык формаларны тутыру һәм документларның электрон формаларын кертү юлы белән. Конкурслар турында тулырак мәгълүматны «Идея» Инновация-җитештерү технопаркы» ЯАҖ хезмәткәрләреннән (843) 570-68-50 (9324 допы) яисә Министрлык хезмәткәрләреннән (843) 524-91-36 телефоны буенча алырга мөмкин.
Өстәмә хәбәр итәбез, «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП базасында (алга таба - ЦНТИ) Министрлык ярдәме белән оештырылган перспективалы проектлар һәм интеллектуаль милек белән эшләү буенча цифрлы платформа эшли. ЦНТИ проект офисы проектларны гамәлгә ашыру өчен эксперт һәм консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Проектлар буенча тәкъдимнәрне «ТатПатент» платформасы (https://patentrt.ru/) аша яисә (843) 280-04-44, 279-49-25 телефоны буенча мөрәҗәгать итү юлы белән җибәрергә мөмкин.