Әгерҗе шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узачак

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Әгерҗе шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узачак

Ярышларда катнашырга барлык этапларда 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла.

17 майда 9 сәгатьтә стадионда җиңел атлетика буенча шәхси ярышлар узачак (1000 метр дистанция). ГТО норматив сынауларын үтәү.

24 май көнне «Олимп» спорт комплексында йөзү, өстәл теннисы, пуля ату, дартс, катнаш эстафета, бөтен кеше өчен гимнастика (зачеттан тыш). Башлана сәгать 9 да.

Иң яхшы спортчылар Әгерҗе районын Казандагы республика ярышларында күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International