Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта һөнәри белем бирү өлкәсендә һөнәри стандартларны куллануны җайга салуны камилләштерү өлешендә мәгариф турындагы канунга төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде: «Югары уку йортлары автономиясен киңәйтү турындагы төзәтмәләр икътисад һәм җәмгыятьнең тиз үзгәреп торучы сорауларына югары белем бирү учреждениеләренең сыгылмалы һәм үз вакытында яраклашуына юнәлдерелгән. Тормыш яңадан-яңа бурычлар куя, һәм аларның чишелешен мәгариф системасы әзерли торган булачак профессионаллар табарга тиеш. Чыгарылыш укучылары ала торган диплом һәм белемнәр эш бирүче кадрлар әзерләү таләпләренә җавап бирергә тиеш».
Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә, югары уку йортлары белем бирү программаларын сайлауда күбрәк автономия алачак, һөнәр төркемнәре буенча белгечләр әзерли алачак. Студентларда икенче курстан соң уку профилен үзгәртү, башка факультетларга күчү һәм бер үк вакытта берничә квалификация алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.