Янгын сүндерүчеләр бер сәгать эчендә ут белән көрәштеләр

2021 елның 18 мае, сишәмбе

 

Кичә 15 сәгать чамасы янгын сүндерү частена Әгерҗедәге элеккеге совхоз территориясе артында үлән януы турында хәбәр алынды. Янгын сүндерүчеләр килүгә зур мәйдан колачланган. Ике гектарга якын үлән янып чыкты.

Вәзгыятьне коры һәм җилле һава катлауландырды. Зур бәла-казага юл куймас өчен, янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә күрше Кече Пурги расчетлары килде. Шулай ук янгында актив катнашкан якындагы йортларда яшәүчеләр дә зур ярдәм күрсәтте.

Күзәтчелек бүлегендә хәбәр итүләренчә, анда күп балалы гаиләләргә бирелгән участоклар урнашкан. -

Мондый янгынны булдырмас өчен милекчеләргә участокларны тиешле тәртиптә тоту, вакытында үләнне чаптыру үтенечен юлладык, - дип мөрәҗәгать итә бүлекчә начальнигы Айрат Шәйдуллин.

Янгын бер сәгать эчендә бетерелде. Беренчел мәгълүматлар буенча, сәбәп булып кеше факторы хезмәт иткән - ут белән саксыз эш итү.

- Якын көннәрдә һава торышы фаразы сөендерми. Жара көннең төп темасы булып кала. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, аеруча уяу булыгыз! Иң кечкенә хата фаҗига булырга мөмкин, - дип ассызыклый Айрат Шәйдуллин.

Фото: социаль челтәрләр

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/pozharnye-agryza-borolis-s-ognem-v-techenie-chasa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International