Таттелеком Әгерҗе РУЭС ГАҖ оешмалары хезмәткәрләре белән очрашу

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

19 майда Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова “Таттелеком Әгерҗе РУЭС” җәмгыяте хезмәткәрләре белән очрашуда пенсия яшен арттыру, электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләре, Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләде. Очрашу барышында клиент хезмәте җитәкчесе хезмәткәрләргә Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинеттан файдаланырга киңәш итте.  

Оешма хезмәткәрләре өчен бу Пенсия фонды вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлегенең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International