Әгерҗе районы башлыгы ТР Министрлар Кабинетында узган ягу сезоны нәтиҗәләре буенча үткәрелгән утырышта доклад белән чыгыш ясады.
Азат Рөстәм улы республиканың күп кенә муниципалитетлары өчен актуаль системалы проблемаларны билгеләп үтте.
Беренче чиратта, бу күп объектларга хокук билгели торган һәм техник документларның булмавы, котельный җиһазлары, коммуналь челтәрләр һәм инженерлык инфраструктурасы документлары булмау. Челтәрләрнең тузу дәрәҗәсе һәм искергән коммуникацияләрне алыштыру кирәклеге - кичекмәстән хәл итүне таләп итә, дип ассызыклады ул.
Район башлыгы кулланылган энергия ресурслары өчен түләүләрнең аз җыелуына аерым игътибар бирде. Бүгенге көнгә бурыч 70 млн. сумнан артып киткән. Нигездә, бу узган чор бурычлары. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы җыелу дәрәҗәсе артуга карамастан, район буенча күрсәткечләр, уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, элеккечә үк түбән кала.
Кырыс тәнкыйтькә явыз түләмәүчеләрдән дебитор бурычларын түләтү буенча идарәче компанияләрнең зәгыйфь һәм җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләмәве дучар ителде.
Азат Рөстәм улы кыска вакыт эчендә бу кисәтүләрне бетерү буенча барлык чараларны күрергә кушты. Татарстан Республикасы ярдәмендә Әгерҗе шәһәренең һәм Тирсә авылының җылылык системаларын модернизацияләү планлаштырылуы белән дә уртаклашты.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/rayon-bashlygy-idarche-kompaniyalrne-eshen-tnkyytlde