24 майда "Өченче яшь" Спартакиадасының муниципаль этабы дәвам итте

2021 елның 25 мае, сишәмбе

24 май көнне XI "Өченче яшь" Спартакиадасының муниципаль этабы дәвам итте.

Ярышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында Пенсия фонды башлыгы Зөлфия Шамил кызы Бакасова сәламләде. Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча үткәрелде: теннис, йөзү, пуля ату, дартс. Шулай ук пенсионерлар йөзү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Июньдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән пенсионерлар Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары командалары арасында финал ярышларында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International