Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе Әгерҗе районының туристик потенциалы белән танышты

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Кичә, 26 майда, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Львовна Фишман-Бекмамбетова ярдәме белән "ТР шәһәрләре үсеше институты" фондының Табигый территорияләрне үстерү дирекциясе җитәкчесе Оксана Николаевна Саргина җитәкчелегендә экспертлар төркеме Әгерҗе районының рекреацион, туристик потенциалы белән танышты, бу хакта район башлыгы Азат Вәлиев үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

Очрашу барышында өстенлекле территорияләр билгеләнде. Хәзерге вакытта инвесторлар өчен кирәкле мәгълүмат җыялар. Стратегик сессияләр уздыру планлаштырылган.

Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/direktsii-razvitiya-prirodnykh-territoriy-oznakomilas-turisticheskim-potentsialom-agryzskogo-rayona

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International