Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирәчәк

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

28 майда 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында күчмә консультация уздырачаклар, анда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны алга таба теркәү өчен кирәкле документларны әзерләгәндә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрендә барлыкка килә торган сорауларга җавап бирәчәкләр. Катнашу бушлай, теркәү таләп ителми.

Исегезгә төшерәбез, МСП вәкилләре өчен документларны теркәү алды мәсьәләләре буенча Татарстан Росреестрында 8(843)255-24-20 бушлай кайнар линия телефоны эшли, шулай ук MSP@rosreestr.org махсус почта әрҗәсе ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International