Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында татар һәм башкорт инструменталь музыкасын башкаручыларның "Язгы тамчы" 25 нче юбилей төбәкара фестиваль-конкурсы узды.
Анда татар композиторларының әсәрләре белән солистлар да, татар халык көйләрен башкаручы ансамбльләр дә катнашты.
Дистәләгән талант ияләре- Удмуртия, Можга, Сарапул, Ижау, Әгерҗедән, Кизнер һәм Кече Пурга районнары балалар сәнгать мәктәпләреннән балалар катнашты.
Конкурсантларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз:
Малолеткин Дарья, Хәкимова Рамазан, Шкляев Кирилл, Сабирҗанов Илья, Шәймухаметова Адилә, Зудова Родиона, Аширова Юлия, Домих Юлиана - уңышлы чыгыш ясадылар. Әхмәтҗанов Райнур-3 дәрәҗә лауреат булды.
Барлык балалар да грамоталар һәм татлы призлар, ә педагоглар Рәхмәт хатлары һәм татар композиторларының җыентыклары алдылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/gail/bezne-talantly-balalar-yazgy-tamchy-25-nche-yubiley-tbkara-festivalend