Тирсә мәктәбендә эвакуация булды

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатында, Тирсә мәктәбендә янгын сүндерү эвакуациясе узды.

Мәктәп персоналы балаларны бинадан эвакуацияләүне оештырды. Педагоглар перекличка уздырдылар һәм балалар саны турында хәбәр иттеләр. Барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эшләнде. Иң мөһиме балаларга паниканың иң куркыныч дошман булуын аңлату иде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/gail/tirs-mktbend-evakuatsiya-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International