1 июньдә Әгерҗе районында “Яшьлек” паркы территориясендә “ГТО белән спорт җәйе” акциясе оештырылды

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 1 июньдә Әгерҗе муниципаль районында “Яшьлек” паркы территориясендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының спорт бүлеге “Спорт мәктәбе” МБУ, Яшьләр үзәге, ГТО РОО белгече вәкилләре белән берлектә “ГТО белән спорт җәе” акциясе оештырылды.

Акциядә “Яшьләр Әгерҗе” иҗтимагый берләшмәсенең, “Җиңү волонтерлары” район штабының яшьләр, Форпост активистлары, Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары катнашты. Шуның өстенә, паркта ял итүчеләр дә кушылды.

Акцияне оештыручылар викторинада катнашучылар өчен “Спортны белүчеләр”, “Спорт турында мин нәрсә беләм” кроссвордын үткәрделәр. Шуннан соң катнашучылар спорт сынауларына күчтеләр. Спорт сынауларында катнашучылар һәм җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Бүләкләрнең бер өлешен сатып алуда "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәм күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International