Безнекеләр – тагын пьедесталда

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Казанда узачак Универсиадага ике ай гына калып бара. Истәлекле елны районыбыз спортчылары да, төрле бәйгеләрдә катнашып, әледән-әле җиңү яулап сөендерәләр.


Узган атнада каты куллы ир-егетләр һәм гүзәл затларыбыз, Арчада “Сәламәтлек” X авыл Спартакиадасында 16 команда арасыннан арчалылардан гына калышып, II урын яулап кайттылар. Тирсәдән Руслан Закиров, Гөлчәчәк Хәкимова, Әгерҗедән Ленар Хәйретдинов, Көчектән Гүзәл Гыймранова – I, Тирсәдән Айрат Сәетов, Марсель Галиуллин – II, шушы ук авылдан Ринат Шабаев III урын алдылар. “Шәкертләремнең уңышлары өчен бик сөенәм. Бер генә бәйгедә дә призлы урын алмыйча калганыбыз юк”, – ди спортчылары белән горурланып Сирень Галиуллин.

 


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

Безнекеләр – тагын пьедесталда

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International