Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Җиңү Бәйрәме котлы булсын!
2013 елның 7 мае, сишәмбе
Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!
1945 елның 9 Мае – илебез, күпмилләтле халкыбыз һәм һәр гаилә язмышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне кешелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. “Яшь аралаш” бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.
Миллионлаган ватандашларыбызның һәм Җир шарындагы барлык игелекле кешеләрнең рухи ныклык күрсәтеп көрәшүе нәтиҗәсендә дөнья бөтен бер халыкларны, дәүләтләрне юкка чыгару белән янаган нацизм коллыгыннан котылды. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!
Татарстаннан гына да явыз дошманга каршы сугышка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртысы диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде һәм яхшылардан да иң яхшыларның гомерен алды. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм Татарстан җиренең башка бик күп каһарманнарының шанлы исеме үлемсез. Алар барысы да рәхмәт хисе тулы йөрәкләребездә, шәһәр һәм бистә, урам һәм мәктәп атамаларында, һәйкәлләрдә, музейлар һәм мемориаллар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.
Дошманнан үч алу теләге белән фабрика һәм заводларда көнне төнгә ялгап корал койган, алны-ялны белми колхоз кырларында, тылдагы госпитальләрдә, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куйган фидакарьләрне һәрчак тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисе белән искә алабыз. Татарстан һәм аның данлыклы башкаласы – борынгы Казан каласы – дошманны җиңүгә һәм хәрабә хәленә китерелгән халык хуҗалыгын торгызу эшенә зур өлеш кертте.
Без ихлас күңелдән каһарман җиңүчеләр буыны вәкилләре – кадерле ветераннарыбызга тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерәбез һәм аларның тормыш шартларын яхшырту, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ветераннарның күбесе, инде олы яшьтә булуларына карамастан, бүген яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар, бу исә буыннар чылбыры өзелмәвенең ачык гәүдәләнеше булып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра. Хөрмәтле ветераннар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде!
Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!
Кадерле татарстанлылар, сезнең һәммәгезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим.
Җиңү Бәйрәме котлы булсын!
Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
VII Халыкара экологик диктант старт алды: үз белемнәреңне 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин.
Быелның төп темасы - «Экологик иминлек»
ИХО әгъзалары булган дәүләтләрнең яшь дипломатларының юбилей форумы Казанда узачак
Быел ул оешканнан алып ун еллыгын билгеләп үтә
15
апрель, 2026 ел
Яшүсмерләр арасында деструктив күренешләрне профилактикалау турында Казанда фикер алышачаклар
Очрашуны уздыру инициативасы ата-аналар һәм укытучылар тарафыннан сорау белән аңлатыла
Пелемештан "Ош вис-вис" коллективы "Мәдәниятләр шатлыгын" сайлап алу турында җиңде
Хәзер коллективка конкурс финалында чыгыш ясарга туры киләчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз