Сезне татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбрик итәм!
Сабан туе - ерак ата–бабаларыбыздан буыннардан-буыннарга күчеп килә һәм дус-ишләребез, якыннарыбыз, туганнарыбыз белән зурлап үткәрелә торган иң борынгы милли бәйрәмебез. Бу матур бәйрәм Җир–ананың уянуын хәбәр итә, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә.
Кырларда язгы сабан эшләре тәмамланганнан соң, инде беренче шытымнар баш калкыткач, хезмәтебезнең куанычлы нәтиҗәләренә якты өметләр баглап бәйрәм итәбез без бу көнне. Язгы кыр эшләре чорында алны-ялны белми эшләгән авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәтемне һәм тирән хөрмәтемне белдерәм. Сабан туе онытылмас якты хатирәләр калдырсын, сезгә дәрт–дәрман, киләчәккә өмет һәм ышаныч өстәсен, яңадан – яңа казанышларга рухландырсын!
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабантуй аерым яңгыраш ала. Милли бәйрәмнең Россия көнендә үткәрелүе дә истәлекле. Без рухи мирасыбызның, күпмилләтле мәдәниятебезнең чишмә башына елдан-ел аерым игътибар һәм мәхәббәт белән мөрәҗәгать итәбез һәм быел да сабан бәйрәме шәһәр халкы өчен дә, Әгерҗе районы кунаклары өчен дә якты, матур, истә калырлык булып узар дип ышанам.
Сабантуй котлы булсын! Бәйрәмебез күңелле, имин, хәвеф-хәтәрләрсез үтсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим!
Район башлыгы А.Р. ВӘЛИЕВ