27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Мәгънәләр территориясе» 2021 Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы (алга таба - Форум) узачак.
Форумның максаты - әйләнә-тирәдәгеләрне хәрәкәткә җәлеп итүче, гаиләнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлтелгән профессиональ яшьләр бергәлекләре формалаштыру.
Быел 5 тематик смена узачак:
- "Буынның тавышы" (5-11 июль);
- «Россия - мөмкинлекләр иле» (13-19 июль);
- "Россиядә эшләргә" (21-27 июль);
- «Сәясәт: яңа мәсьәләләр» (29 июль - 4 август);
- «Ватанга хезмәт» (6-12 август).
Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр вәкилләре катнашачак. Форумда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк «Россия яшьләре» АИС платформасында: https://grants.myrosmol.ru/events/698558a3-95da-4189-8687-c07ad4499c0.
Элемтә мәгълүматлары: Феофанова Анна Евгеньевна - «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУнең яшьләр белән эшләү буенча белгече, тел. 8 (843) 231-81-29.