Хөрмәтле Әгерҗе районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Табиб һөнәре кешеләргә хезмәт итүгә тулысынча багышланган. Ул сездән Гиппократ антына тугрылык кына түгел, бәлки чиксез сабырлык, ныклык, сизгерлек һәм рухи юмартлык таләп итә. Җиңел булмаган көндәлек хезмәт белән сез безгә бирелгән бөек кыйммәтләрне - тормыш һәм сәламәтлек саклый.
Сез районыбызда яшәүчеләргә сәламәтлегегезне сакларга һәм тормышыгызны озынайтырга булышасыз. Иң авыр минутларда сез, һөнәри осталыгыгыз һәм җаваплылыгыгыз, мәрхәмәтегез һәм яхшылыгыгыз белән ярдәм итеп киләсез.
Сезгә көндәлек тырыш хезмәтегез һәм сайлаган һөнәргә мәхәббәтегез өчен бик зур рәхмәт.
Сезгә нык сәламәтлек, йорттагы күңел җылысы, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!
Район башлыгы А.Р. Вәлиев