Татарстан Росреестры авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә тикшерүләрне яңартты

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Язгы кыр эшләре башлангач, Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм аларны саклау инспекторлары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә җир законнарын үтәүне күзәтү эшен яңадан башлап җибәрделәр. Әлеге җирләрне тикшерү барышында җир законнарын бозуның 200дән артык очрагы ачыкланган, 130 объект буенча тикшерү чаралары үткәрелгән.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Линар Гатин аңлатканча, озак вакыт, законнар нигезендә барлыкка килгән вакуум аркасында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр дәүләт органнарының игътибарыннан (контроленнән/күзәтчелегеннән) башка калган. Бу юнәлештә эшләр башкармау җир законнарын бозучыларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатчан билгеләнеше буенча файдалануны дәвам итәргә мөмкинлек бирде, бу, үз чиратында, аларның ярлылануына, деградацияләнүенә, җирләрне сирәгәвенә һәм, нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы әйләнешендә алга таба куллану мөмкин булмавына китерде. Әмма Татарстан инициативасы белән закон пробелы тутырылды: узган ел ахырыннан федераль закон үз көченә керде, ул Росреестр инспекторларына авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә административ хокук бозулар турындагы эшләрне карарга мөмкинлек бирә торган РФ КоАПына үзгәрешләр кертте. Хәзер Татарстанның Росреестрында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - аерым контрольдә.

Гадел рәвештә

Әгәр сез үзегезнең җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип саныйсыз икән, сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә (Казан, Авангард урамы, 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз.  Территория бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Структура" - "Территориаль бүлекләр" бүлегендә танышырга мөмкин.

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 - Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International