2021 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.
Халык белән очрашу башланганчы, Дәүләт комитеты рәисе район җитәкчелеге белән бергә коммуналь объектларны карады, аерым алганда, ТКО күмү полигонында, җылылык, су белән тәэмин итү объектларында һәм чистарту корылмаларында булды.
Коммуналь инфраструктура объектларын карау йомгаклары буенча рәис тарифларны җайга салуның һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең актуаль мәсьәләләре буенча «Гринт» ҖЧҖ төбәк операторы һәм «СМП-184» идарәче компаниясе вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә үткәрде.
Гражданнарны кабул итү барышында халык актуаль сораулар белән мөрәҗәгать итте, аларның күпчелек өлеше коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар формалаштыру һәм түләүләр тәртибенә кагылды. Барлык мөрәҗәгатьләргә Дәүләт комитеты рәисе тиешле аңлатмалар бирде.
Районнарда яшәүчеләр белән мондый очрашуларның практикасы дәвам итәчәк. Дәүләт комитеты рәисе тарафыннан гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү 2021 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында планлаштырыла.