23 июньдә район пенсия фондының хезмәт коллективлары белән клиентлар хезмәте белгечләре белән очрашты

2021 елның 25 июне, җомга

23 июньдә Әгерҗе районында пенсия фонды клиент хезмәте белгечләренең Россия тикшерү комитеты хезмәт коллективлары, Әгерҗе үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективлары, 3 нче балалар бакчасы, ИП Җәметов белән очрашулары булып узды. Әлеге очрашуларда Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Айрат Җиһангәрәев һәм әйдәп баручы белгеч Альбина Диева пенсия яшен арттыру, пенсионерлар өчен ташламалар, электрон хезмәт кенәгәсе, Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре турында сөйләделәр. Пенсия фонды белгечләре алдан билгеләнгән яшьтәге пенсиягә чыгу хокукы, инвалид баланың әнисе пенсиясенә чыгу, пенсия тупламаларын түләү, эшләүче пенсионерга пенсия күләмен яңадан исәпләү һ.б. турындагы сорауларга җаваплар бирде. Нәтиҗәдә Пенсия фонды вәкилләре хезмәткәрләргә ПФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинет белән файдаланырга киңәш итте.

Шәһәр һәм район кешеләре өчен бу Пенсия фонды вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлегенең берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International