Әгерҗедә машина йөртү осталыгы бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

25 июньдә Әгерҗедә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ финанс ярдәме белән беренче тапкыр район яшьләре арасында машина йөртү осталыгы конкурсы узды. Әлеге конкурс "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе Яшьләр сәясәте бүлеге белән берлектә һәм 27 июньдә Россиядә билгеләп үтелә торган Яшьләр көненә, шулай ук ДАИ (ЮХИДИ) оешуга 85 ел тулуга багышланган иде.

"Быел районда мондый бәйге үткәрергә булдык. Катнашучыларның яше 18-30 яшьлекләр, ир-атлар да, хатын-кызлар да бар, - дип сөйләде Раушания Тимкина "Әгерҗе хәбәрләренә".

Барлыгы 8 кеше катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Теоретик өлеш буенча билетларның сорауларына җавап бирделәр, аннан соң автодромда фигуралы йөртү буенча сынау уздылар.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү "Орешник" та Яшьләр көнендә узды. Беренче урынны Савинов Владислав алды, икенче урында - Мингазова Алинә, өченчедә - Шәрипов Субхон. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Актив катнашканнары өчен шулай ук Юлия Сухих, Юшков Максим, Михеева Марина, Ситдыйков Айрат һәм Лищинович Андрей бүләкләнде.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-mashina-yrt-ostalygy-konkursynda-ichelre-bilgele-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International