ТР буенча Росреестр идарәсе коллективы хезмәттәшләре – Әгерҗе бүлекчәсе начальнигы Юлия Шәрипованы мактаулы бүләк алуы уңаеннан кайнар котлый.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә нәтиҗәле эшчәнлеге һәм дәүләт регистрация хезмәтен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Юлия Шәриповага ТР Президенты Рәхмәте белдерелде.
Без Сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Юлия Владимировна!
Лаеклы бүләк алуыгыз белән котлыйбыз һәм һөнәри эшчәнлегегездә алга таба да уңышлар телибез. Сәламәт һәм имин булыгыз!
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/yuliya-shripovaga-tr-prezidenty-rkhmte-belderelde