3 июльдә Әгерҗе районы Варклед-Бодья авылында Гырон Быдтон бәйрәме узачак

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Гырон Быдтон — удмурт халык бәйрәме. Ул 3 июльдә Әгерҗе районы Варклед-Бодья авылында узачак. Биредә удмурт халкының мәҗүсилек чорыннан калган традицияләре һәм гореф-гадәтләре сакланып калган. Мәдәният белән танышырга дип Эстония, Венгрия, Финляндиядә яшәүчеләр килә. Теләгән һәр кеше фин-угор халкының җырлары, музыкасы, биюе һ.б. мистик күренешләре белән таныша алачак.

Гырон Быдтон язгы чәчү уңышлы тәмамлану уңаеннан үткәрелә. Бу бәйрәм күп кенә удмурт авылларында үткәрелә. Гадәттә, язгы кыр эшләре һәм сабан ашлыгы чәчү төгәлләнгәч, җәйге кояш торышының соңгы көннәрендә, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла.

Мәҗүсилеккә инанган удмуртлар ышануынча, Вось алласы болыннарга килеп урнаша. «Яхшы уңыш җибәрсен» дигән теләк белән удмуртлар аңа табына башлый. Аның хөрмәтенә корбанлыкка үгез чалына һәм үгез ите белән йола боткасы пешерелә.

Гырон Быдтон бәйрәменең«Шудон корка» мәйданчыгында милли уеннар үткәрелә. «Кужым мертан» («Кем көчлерәк?») мәйданчыгында капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, атка атланып капчык белән сугышу һ.б. бәйгеләр була. «Усточи» мәйданчыгында осталар үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Милли аш мәйданчыгында «Шӧмъялэ, веръялэ, но дунъялэ» — милли ашлар, ә «Кылбугор» китап мәйданчыгында удмурт телендә бастырылган вакытлы матбугат һәм басма китаплар куелачак. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/3-iyuld-gere-rayony-varkled-bodya-avylynda-gyron-bydton-byrme-uzachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International