Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы ветераны югалган

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Әгерҗедә Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Акбашев югалган. Бу хакта районның ВКонтакте пабликларының берсендә хәбәр ителә.

Акбашев Шәүкәт Мөламөхәммәт улы 27.03.1926 елында туган. Хәтер югалтудан интегә. Бүген 9.00 сәгатьтә Толстой урамы буенча өеннән чыгып киткән (моңарчы үзе генә чыкканы булмаса да). Әгәр күрүче-белүче булса, 89053734573 номерына шалтыратыгыз",-диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-bek-vatan-sugyshy-veterany-yugalgan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International