29 июньдә Әгерҗедә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны хөрмәтләделәр. Балалар бу көнгә озак 11 ел буе бардылар. Белем тупладылар, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаштылар, БДИ тапшырдылар. Һәм менә көтелгән нәтиҗә - чыгарылыш балы.
Балаларны бу истәлекле көн белән район башлыгы Азат Вәлиев, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, ата-аналар, укытучылар, дуслары һәм якыннары котлады. Бәйрәмдә традиция буенча медалистларга һәм аларның ата-аналарына лаеклы бүләкләр тапшырылды, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне, спортчыларны һәм активистларны хөрмәтләделәр. Исегезгә төшерәбез, быел мәктәпне алтын медаль белән 16 укучы тәмамлады.
Чара традицион вальс, әти-әниләрнең креатив чыгышы, дәртле флешмоб белән бергә үрелеп барды. Соңыннан балалар күңелле җыр җырладылар һәм аларны мәктәп чыгарылыш кичәләренә озаттылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/gered-chygarylysh-kichlre-uzdy