Әгерҗедә Корбан-бәйрәм алдыннан халык белән әңгәмәләр уза

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Әгерҗе районы ДБУ ветеринария белгечләре якынлашып килүче Корбан-бәйрәм уңаеннан халык белән әңгәмәләр үткәрә, хайваннардагы йогышлы авыруларны булдырмау чаралары буенча белешмәләр тарата. Хайваннарның сәламәтлеге, аларны карап тоту һәм куллануда хуҗалар үзләре җаваплы булуын истә тотарга кирәк.

Хайваннар һәм терлекчелек продуктлары җитештерүчеләр әйләнә-тирә мохитне терлекчелек калдыклары белән пычратмаска тиеш.

Биологик калдыкларны сулыкларга, елгаларга һәм сазлыкларга, көнкүреш чүп-чар контейларына ташлау һәм аларны чүплекләргә һәм күмү полигоннарына чыгару катгый тыела. Бу кеше һәм хайваннар өчен куркыныч йогышлы авыруларның таралуына китерергә мөмкин.

Ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү - халыкның иминлеге һәм сәламәтлеге нигезе ул!

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/gered-korban-byrm-aldynnan-khalyk-beln-gmlr-uza

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International