Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары - Татарстаннан чыккан Айдар Гатиятов. Тиешле күрсәтмәне бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
«Гатиятов Айрат Ринатовичны Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләргә», - диелә документ текстында.
Гатиятов билгеләнгәнче РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының мөлкәт комплексын һәм бюджет инвестицияләрен үстерү департаменты директоры, ә аннары ведомствоның бюджет инвестицияләре департаменты директоры вазифасын биләгән.
Татарстанда ул Универсиада башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч буларак эшләде (2011-2012), 2012 елдан 2019 елга кадәр республиканың Төзелеш министрлыгында эшләде.
Төгәлрәк: https://www.tatar-inform.ru/news/vyxodec-iz-tatarstal-stal-nauki-i-vyssego-obrazovaniya-rf-5828046