Варкләд-Бодьяда чибәр кыз һәм батыр егетне сайладылар

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Варкләд-Бодьяда узган республикакүләм Гырон быдтонда традицион “Чеберина” һәм “Батыр” бәйгеләре оештырылды.

Әлеге исемнәргә ия булу өчен төрле районнардан сигез кыз һәм егет сыналдылар. Алар кызыклы формада үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Нәтиҗәдә “Чеберина” исеменә Балтач районыннан Алина Калинина, “Батыр” исеменә Әгерҗе районыннан Роман Матвеев лаеклы дип табылды. Катнашучыларның һәркайсына Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/2021-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely/varkld-bodyada-chibr-kyz-m-batyr-egetne-sayladylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International