Әлфирә Низамова: Бу - игелекле эшләрнең төп законы

2021 елның 6 июле, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина районның ун кешесенә 2021 елның икенче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре” газетасына язылу бүләк итте.

Дәүләт Думасы депутаты, вакытлы матбугат басмаларына язылу кампаниясенә кушылып, Әгерҗе районы халкына бүләк ясады, алар арасында ветераннар, күп балалы гаиләләр, өлкән һәм аз керемле гражданнар да бар иде.

Шундый бүләккә ия булучыларның берсе - Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамова “районка”ны балачактан ук укый.

- Без район газетасын бик яратабыз, еш кына безнең өчен бу бердәнбер дөрес мәгълүмат чыганагы. Әлфия Гомәр кызының бу юнәлештә ярдәме бәяләп бетергесез, - дип ассызыклады ул. - Хәйрия - кирәкле һәм мөһим эш.

Ярдәмгә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗларга шатлык китергәндә, беренче чиратта үзең ләззәт аласың. Бу изге эшләрнең төп законы, - дип саный язучы.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/lfir-nizamova-bu-igelekle-eshlrne-tp-zakony

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International