Россиядә пенсия күләмен 20 мең сумга җиткерәчәкләр

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2024 елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсиясенең күләме 20 338 сумга җитәргә мөмкин.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пенсия фондының 2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына бюджетындагы төп характеристикаларында шулай диелә.

Документ нигезендә, пенсияләрне еллык индексацияләү 1 гыйнвардан үткәрелергә тиеш.

Планлаштырылганча, 2022 елда индексация күләме – 5,9, 2023 елда – 5,6, 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, эшләмәүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2022 елда – 18 447, 2023 елда – 19 399, 2024 елда 20 388 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 2022 елда Россиядә иминият пенсиясе – 39,57 миллион, 2023 елда – 38,93 миллион, 2024 елда 38,86 миллион кешегә түләнер дип көтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елга һәм 2023-2024 елларның план чорына тупланма пенсиянең күләменә һәм ашыгыч пенсия түләүләренә төзәтмә кертү күздә тотылмый. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/rossiyad-pensiya-klmen-20-me-sumga-itkerchklr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International