Узган елның җәендә армия сафларына алынган Рушан Хәбиров һәм Адель Рәшитов, кичә хезмәт бурычларын үтәп, туган авыллары – Исәнбайга кайттылар.
Рушан Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткән, Адель хезмәт бурычын Красноярск краенда үтәгән. Икесе бер көнне армиягә алынган дус егетләр туган якларга да бер көнне кайттылар. Аларны әти-әниләре, барлык туганнары, дуслары каршы алдылар.
Ә кичен Мәдәният йортында солдат егетләр белән бик матур очрашу узды. Алар армия хезмәте турында сөйләделәр, котлаулар кабул иттеләр.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/isnbay-egetlre-armiyadn-kaytty