Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 21 июлендә эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2021 елның 21 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция (Covid-19) таралуны булдырмау максатларында эшмәкәрләрне "Ачык ишекләр" Бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефоннары номерлары буенча алдан язылу буенча башкарылачак.

Идарәдә (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а) консультация өчен алдан язылу түбәндәге телефоннар номерлары буенча башкарыла: 238-60-62, 238-36-32 (10.00 дән 17.00 гә кадәр), төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.

Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен, республика районнарында беренчел язылу Идарәнең территориаль бүлекләре телефоннары номерлары буенча ( 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр) башкарыла:

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында телефоннар аша:

88 5557 756-05, 885557 7-53-33 -  көн саен 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш),  12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес;

- Әгерҗе районында 885551 246-38 телефоны буенча;

- Менделеевск районы ТО телефоны: 885549 2-26-20.

“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Игътибар итегез, консультациягә язылган эшкуарларга идарә һәм аның территориаль бүлекләрендә булганда республика территориясендә сулыш органнары (битлекләр, респираторлар) индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

Без Сезне "ачык ишекләр" Бердәм көнендә консультацияләрдә көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International